Кинофильмнар сәхнәгә күчте
Һәр мәдәният йорты “Тормыш мизгелләре” дип аталган иҗат фестивале кысаларында төрле елларда иҗат ителгән совет кинофильмнары арасыннан үзе теләгәнен сайлап алып, сәхнәләштереп күрсәтә. Үрнәге күз алдында булса да, бик җиңелләрдән түгел танылган актерлар уйнавын кабатлау. Мин бу фикерне юкка гына язмадым. Урта Баграж мәдәният йорты сәхнәгә күчергән кинофильмны караганнан соң туган уйлар ул. Мәдәният йорты коллективы режиссер Евгений Ташковның 1963 елда иҗат ителгән “Иртәгә килегез” комедиясеннән өзекне сәхнәләштерде.
Ерак Себердә, тайга уртасында урнашкан авылдан Фрося Бурлакова турындагы бу фильмны өлкәннәр хәтерли торгандыр әле. Наталья Тетерева башкаруындагы Фрося фильмдагы профессиональ артистка башкарган Фросядан бер ягы белән дә аерылып тормады. Хәтта сөйләшүе, йөз-кыяфәте белән дә Наташа Фросяга охшап тора иде. Аның юлында очраган мәрхәмәтле кешеләр – Николай Васильевич (Валерий Семенов), фатир хуҗабикәсе Мария Семеновна (Валентина Медиева), йомшак күңелле, аталарча кайгыртучан профессор Смирнов (Намус Насыйров), “Соңга калуың бәлки яхшырак та булгандыр әле, нервыларың бетми торыр”, дип үзенчә юатучы вахтер-гардеробщица хатын (Оксана Фролова) үз рольләрен шулкадәр оста итеп башкардылар. Гомерләре буе сәхнәдә уйнаганнар, диярсең. Әле бит, җитмәсә, тамаша рус телендә барды. Бу инде уйнаучыларның зур тырышлыгы турында сөйли, чөнки акцентсыз сөйләп, зур текстны сүзен-сүзгә кабатлауны бар кеше дә булдыра алмый. Һәр тамашада, төп геройлар белән беррәттән, кечкенә генә рольләр дә була. Алар да, күңел биреп уйнаганда, тамашаны нык җанландыралар. Ресторандагы официант (Радик Шакирҗанов), Наташа (Саядат Одинаева), Вероника Васильевна (Светлана Тазова), егетләр (Алексей Тазов һәм Вадим Моисеев) рольләре дә уңышлы килеп чыккан, тел-теш тидерерлек түгел. Аеруча Алеша Тазовның бер генә сүзле роле үзенә җәлеп итеп, залдагы тамашачыны көләргә мәҗбүр итте, чөнки аның үз-үзен тотышы, йөз хәрәкәтләрендә мәшһүр Юрий Никулин чалымнары бар иде.
Кечкенә сәхнәдә, кыска вакыт аралыгында күрсәтелгән тамаша бер генә бүлмәдә түгел, берничә аудиторияне үз эченә ала, шуңа күрә берничә декорация кирәк. Торак фатир, консерваториядә уку бүлмәсе, ресторан, гардероб-вахта, әле өстәвенә урам күренешләре – никадәр реквизит, аппаратура кирәклеге турында язмасаң да аңлашыла. Мәдәният йорты җитәкчесе Лариса Кузьмина җитәкләгән коллектив килеп туган кыенлыклардан курыкмыйча, барысын да җиренә җиткереп эшләгән. Фильмдагы күренешләр сәхнәдә генә түгел, тамаша залында да дәвам итте. Күмәк сәхнә күренешләрендә тамашачы да катнашкан кебек булды.
Шушы ук тамашаны 23 февраль – Ватанны саклау-чылар көнендә яңадан кабатладылар. Тамашачы белән зал тулы иде. Бу юлы инде профессор һәм аның шәкерте Фрося үзләренең моңлы җырлары белән сәхнәләштерелгән күренешкә ямь өстенә ямь өстәделәр. Халыкның күңелен күргән өчен уйнау-чыларга да, оештыручыларга да бик зур рәхмәт.