Ипи бәясе арта
Якын арада Татарстанда ипи бәясе 3-5 процентка артырга мөмкин.
Моның турында Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов хәбәр итә. Аның сүзләренчә, моңа агрегатларның запас частьләренә бәя артуы, шулай ук икмәк пешергәндә, кулланыла торган кушылмаларның кыйбатланылуы сәбәпче.