Ростов-на-Донудагы һәлакәт: Дубайга 140 кеше очарга тиеш булган
Һәлакәткә очраган Boeing-738 самолеты бүген Ростовтан Дубайга очасы булган.
Анда 140 кеше барырга тиеш булган. Кайбер мәгълүматлар буенча, алар ял итәргә барырга җыенган.
Хәзер пассажирларны Краснодар шәһәренә алып баралар. Нәкъ менә аннан Дубайга запас борт әзерләнәчәк.