Добавить новость
World News

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Әлки районы Карга авылында яшәүче Габдулла һәм Наилә Гафиятуллиннар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр

Бу җиһанда сиңа тәгаенләнгән кешеңне табуы бәхет эшедер. Ә инде шул парың белән тигез озын гомер яшәргә язса, моны язмышның иң олы бүләге дип кабул итү тиешле.

Карга авылыннан Габдулла абзый белән Наилә апа Гафиятуллиннар әнә шундый бәхетлеләр исәбеннән – бергә гаилә корып 60 ел яшиләр инде алар. Шушы гомердә иңгә-иң куеп, тормыш йөген бергә тартып, ике ул, ике кыз үстергәннәр. Бер авылның егете-кызы, алар моннан нәкъ 60 ел элек кавышканнар.

–Мин армиягә кадәр үк инде өч ел комбайнда эшләдем. Башта “Коммунарда”, аннары яңа комбайнга күчеп игеннәрне суктырдым. Районда, Татарстанда беренчелекне алдым. Шуңадыр армиягә җибәрәсе килмәде җитәкчеләрнең, үзем сорап киттем. Ул чакта бит солдатта булмау кимсетә иде,–дип хәтерендәгесен яңарта Габдулла абый.

Хәрби хезмәтне Харьковта үтә ул, дүрт ел машина йөртә, шунда “права” ала. 1955 елда туган авылына әйләнеп кайта. Авылда совхоз әле генә оешкан чак икән, Габдулланы читкә җибәрмиләр, шунда ук комбайнга утырталар. Озакка сузмый, авылдашы Наиләгә өйләнеп тә куя ул.

–Үзең беләсеңдер, ул вакытларда тормыш бик ярлы иде, туй-мазар ясарлык рәт юк. Никах укыттык та, бергә торып киттек,–дип сабыр гына елмаеп куя бабай.

Эш сөючән, тырыш егетнең тормыш иптәше итеп сайлаган сөеклесе дә уңган, булдыклы булып чыга – җиде ел ире янында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли Наилә. Әйтерсең, заказ буенча, ике кыз, ике ул табып, ирен бәхетле итә яшь хатын. Өендә дә бөтен эшкә өлгерә, совхоз хезмәтен дә калдырмый – нәрсәгә кушсалар шунда йөгерә ул.

Гомер, нинди генә вакыйгаларга бай булмасын, бик тиз үтеп китә икән шул. Менә Габдулла абый белән Наилә апаның да шатлык-борчулар, эш-мәшәкать белән үрелеп үткән гаилә тормышына алты дистә ел булган. Мондый зур вакыйганы дәшми-тынмый гына уздырып җибәреп булмый, дигәннәр инде үзләре дә олыгаеп килүче балалры (бигрәк тә Казандагы киленнәре Гүзәлия башлап йөргән) һәм әти-әниләренә бриллиант туй бүләк итәргә булганнар. Моны  туган өйләре стеналары белән генә чикләнмәскә уйлап, башта Карга җирлеге советына, аннары район ЗАГС бүлегенә мөрәҗәгать иткәннәр. Һәм, әти-әниләренең кавышкан көне – 12 мартта, аларны чәчәкләр белән бизәлгән машинага утыртып, никахларны теркәү бүлегенә алып килделәр. Биредә Габдулла абый белән Наилә апаны бүлек начальнигы Энҗе Хәлиуллина һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре каршы алды. “Яшьләрнең” балалары, кода-кодагыйлары, онык-оныкчыклары да шунда, әби-бабайны яратып, әле өс киемнәрен матурлыйлар, дулкынланмагыз, диптер, аркаларыннан сыйпап куялар.

Юбилярларны авылдашлары исеменнән гомер бәйрәме белән Карга җирлеге советы секретаре Мәдинә Вәлиева да котлады.

–Авылыбызның үрнәк гаиләсе бит сез, Габдулла абый халыкны намазга өндәп, азан әйтә, ә Наилә апа бакыйлыкка күчкән авылдашларыбызны соңгы юлга озатыша. Шул яшегездә дә сез һәркемгә кирәкле, рәхмәт сезгә,–диде ул, бүләген тапшырып.

Наилә апа белән Габдулла абыйны кызлары Наҗия белән Сания, уллары Газинур, кода-кодагыйлары тәбрикләде, сеңелләре Мөнәвәрә әниләрен карап, хөрмәтләп яшәткәннәре, авылда нигезне саклап, каршы алып, озатып торганнары өчен рәхмәт әйтте. Оныклары Искәндәр, бик матур җырлап күңелләрне нечкәртте. Энже Хәлиуллина тәкъдиме белән “яшьләр” алтын балдаклар алыштылар һәм районның мактаулы гаиләләре китабына кул куйдылар. Наилә апа үзе “ля илаһу иллә Аллаһ” дип мөнәҗәт әйтеп таң калдырды.

–Габдулла белән һәр көнем тыныч, әйбәт үтте. Тырыш, ипле кеше булды ул, сүземне дә тыңлады. Балаларымнан да бик риза мин, һәрчак булышып торалар,–диде Наилә апа, бәхетле гаилә серенең нидә икәнен аңлатып.

Менә шундый гаҗәеп матур, мәгънәле һәм җылы “бриллиант туй” үтте безнең купшы никахлар теркәү залында. Беренче тапкыр әле бу. Ә бит районыбызда мондый гаиләләр аз түгел. Шулай булгач, “алтын”, “бриллиант”, хәтта “рәхмәт туйлары” (анысы инде бергәләп 70 ел яшәүчеләргә тия торган бәхет) узар әле биредә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России