Добавить новость
World News



Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Халык ышаныч күрсәтте [+ФОТОЛАР]

27 март көнне авыл җирекләрендә үзара салым референдумы узды. Ул халыкның үз һәм дәүләт хисабына торак пунктларда килеп туган мәсьәләләрне бергәләп чишәргә әзерме-юкмы икәнен күрсәтте.

Инде өченче тапкыр уздырылучы әлеге мөһим чара Миңлебайда чын-чынлап бәйрәм рухында үтте. Иртән үк биредә ярминкә гөрләде, референдумга килүчеләрне күңелле җыр-моң каршылап-озатып торды. Хуҗалыкларда асралучы мал-туар саны белән әллә ни мактанып тормасалар да, миңлебайлылар ярминкәгә алып килгән бөртек һәм фуражны кырылып алды. Капчыклар берәмләп тә, өем-өем дә авыл халкының өйләренә таралыша торды. Бозаулар, тавык-чебиләр белән беррәттән, авыл халкы шунда ук пешерелеп тәкъдим ителгән шашлыктан авыз итте, Әлмәт һәм Лениногорск районнарыннан килгән кондитер эшләнмәләрен, ит һәм сөт продукцияләрен дә күпләп алды.

– Үз хуҗалыгыбызда ни җитештерелә – барысын да алып килдек, – ди исеме Әлмәт халкына яхшы таныш булган, гомер буе халык белән эшләгән Әлфия Слесарева. – Референдумга килүче халык бик рәхәтләнеп сөт, эремчек, каймак, сыер, тавык, каз ите, каклаган түшкәләр, йомыркага чаклы алып китте. Әллә каян күренеп тора – референдумның халык файдасына уздырылганын биредә белеп торалар. 

Миңлебайда яшәүче Илсөяр Мансурова бирегә ни өчен килгәнен яхшы аңлый – авылларда яшәүчеләр керткән һәр бер сумга дәүләт дүрт сумын өстәп бирә ич. Тизрәк сайладыңмы – тизрәк җыясы, җыйдыңмы – тиз арада акчасы да килде дигән сүз. Ә инде акча булса торак пунктыңда юллар да салдырыла, яктырткычлар да алышына, күперләр дә ремонтлана.

– Үзең яшәгән урын матур-төзек булса рәхәт бит, шуңа күрә референдум бланкларының “Әйе” дигән графасын тамгаладым. Үземнең балалар үссәләр дә, оныкларым рәхәт күрерлек булсын дип өлеш кертергә тырышам, – ди Илсөяр ханым.

Аның сүзләре белән Рәфис Кәримов да килешә.

– Әлбәттә, референдум нәтиҗәсендә җыелган акчаларның тиененә чаклы алдан килешенгән мәсьәләгә тотыласын белеп торабыз. Шуңа күрә бу өлкәдә шикләнү булырга да тиеш түгел, күперләр төзекләндерү дә, юллар яхшыру да, Сабантуй уза торган бердәнбер мәйданны карап-тәрбияләп тору да барыбызның да кулыннан килә торган эш, – ди ул.

 Миңлебай авылы җирлеге башлыгы Илдар Рәхимов сүзләренчә, һәр референдум, һәр сайлау биредә шулай ярминкәләп уздырыла. Һәрвакыт диярлек авыл халкының ихтыяҗын канәгатьләндереп теге яки бу товар җитештерүчеләр чакырыла һәм бәяләрен мөмкин булганча башка төбәкләрдән түбән итәргә тырышалар. Ә инде референдумга килгәндә, әлегә кадәр уздырылган үзара салым процедурасына да авыл халкы риза булмый калмаган. Шулай итеп беренче сайлау нәтиҗәсендә Миңлебай авылында ике күпер төзекләндерелгән, станциядә Вокзал урамы һәм Шоссейная тыкрыгында таш түшәлгән. Узган ел уздырылган референдум нәтиҗәсендә җыелган акчалар авылның Фатих Кәрими урамында таш түшәүгә һәм станциядәге Сөләйманова, Фатих Кәрими һәм Җиңүгә 40 ел урамнарында яктырткычлар яңартылуга тотылган.

– Әлеге программа бик шәп нәрсә. Безнең авыл җирлеге халкы сайлауда да актив катнаша, сөйләшенгән акчасын да тиз җыя. Узган ел референдум май азагында узган иде, июльдә инде без акчасын җыеп, документларны тупладык. Дөрес, аларны бөтен район белән быел гына үзләштерергә торабыз. Быелгы үзара салым исә балалар мәйданчыгы булдырылуга тотылыр дип торабыз. Көндезге унберенче яртыга авыл халкының 38-40 проценты тавыш бирде дә инде, – диде Илдар Рәхимов.

Үзара салым референдумы Әлмәт районының 34 авыл җирлегендә урнашкан 47 сайлау участогында узган. Аларда 15218 кеше катнашкан. Бу авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең 72,7 %  дигән сүз. Район башлыгы урынбасары Алексей Грушин чыгышыннан күренгәнчә, нигездә, балигъ булган яшьтәге һәр авыл кешесе 200 сум, ташламалы категориягә караган инвалидлар һәм ветераннардан исә 100 әр сумнан җыелырга карар кабул ителгән. Зур активлык күрсәткән авыл җирлекләре арасында Багряж-Никольск, Түбән Абдул, Кичүчат, Сиренькино авыл җирлекләре теркәлгән. 19 авыл җирлегендә, беренче чиратта, юллар һәм тротуарларны, шулай ук күперләрне ремонтларга ниятлиләр, 7 торак пунктта су линияләре эшчәнлеген җайга салырга, 8 ендә урам яктырткычларын көйләргә планлаштыралар. Моннан тыш, авыл халкы үз акчаларын кече архитектура формалары булдыруга, балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыклары урнаштыруга тотарга исәпли. Шулай итеп районда барлыгы 4 млн сумнан артык акча тупланып, республика бюджеты хисабына 20 млн сумга җитеп, авыллар төзекләндереләчәк, матурланачак. 

Рәдифә НОГМАНОВА

Автор фотосы

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России