Депутатлыкка кандидатларны 22 майда сайлыйбыз
Билгеле булганча, агымдагы елда Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайланачак. “Бердәм Россия” партиясе исә әлеге вазифага кандидатларны гадәттәгечә алдан тавыш бирү юлы белән сайлаячак. Шулай да, быелгы чара башка елларныкы белән чагыштырганда шактый үзенчәлекле булачак. Хәзер ул партия эчендәге сайлау гына түгел: депутатлыкка кандидатларны сайлауда теләге булган һәркем катнаша ала. Бу – 22 май көнне хисап участокларына Татарстанда гомер итүче һәркем килә һәм үзенең тавышын калдыра алачак дигән сүз. Республикада хисап участоклары саны – 560 булыр дип уйланыла. Бу Татарстандагы 2900 сайлау участогының һәр бишенчесе дигән сүз.
Зәйдә депутатлыккы кандидатларны сайлап алу буенча тавыш бирү өчен 13 сайлау участогы эшләячәк (шәһәрдә – 5, авылларда – 8). Сайлау участоклары шәһәрнең 1, 4, 5, 6, 7нче мәктәпләрендә, районда Аксар, Бигеш, Ал. Бистәсе, Кадер, Сәвәләй, Иске Маврин, Югары Мәлем, Якты Күл авыл җирлекләрендә оештырыла. 22 майда участокларда алдан тавыш бирү иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр каралган.