Бәхәскә кергән Чаллы моделе белән эшмәкәрен Малахов белән Гордон тапшыруга чакырган
Модель Алену Кушнир белән эшмәкәр Эрик Гафаров арасында туган низагтан соң, аларны федераль каналларга тапшыруга чакырганнар.
Алена Кушнирга һәм әти-әнисенә «Пусть говорят» тапшыруыннан шалтыратып бик күп сораулар биргәннәр. Алена тапшыруда катнашырга ризалык бирмәгән. Ә икенче көнне Гордонның «Мужское/ Женское» тапшыруыннан шалтыратып, бернинди каралтуларсыз гына тапшыру булачак, дип ышандырсалар да кыз шулай ук тапшыруда катнашудан баш тарткан.