Добавить новость
World News

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Зәй эзтабарлары батыр сугышчы кызыннан Рәхмәт хаты алды

Зәй яшьләр эшләре идарәсе каршында эшләп килүче “Гвардия” эзтабарлар отряды соңгы елларда Бөек Ватан сугышында яу кырында ятып калганнарның сөякләрен казып алып, исемнәрен мәңгеләштереп, батырлар каберлекләренә күмүгә җитди өлеш кертә. Бу көннәрдә генә гвардиячеләр интернет челтәре аша Серафима Степановна Коноховадан Рәхмәт хаты алды. Ул әтисе Степан Коноховны табып, батырларча җирләүләре өчен эзтабарларга рәхмәт хисләрен җиткерә.

Узган ел гвардиячеләр апрельнең икенче яртысыннан 9нчы майга кадәр “Хәтер вахтасы”на кушылып, Волгоград өлкәсенең Городищенский районы Россошка авылы тирәсендә казу эшләрендә катнашкан вакытта берничә кызылармияченең сөякләрен казып алалар, аларның  берсенең генә медальоны исән булып чыга.

- Казу эшләре барышында безнең отряд әгъзасы, шәһәребезнең “Сугышчан дуслык” оешмасы активисты  Владимир Яковлев күкрәк медальоны исән булган Степан Терентьевич Коноховны табып алды. Смоленский өлкәсенең, Стодолищенский районы кешесе документларда хәбәрсез югалган булып исәпләнгән. Безгә шул вакытта ук әлеге сугышчының туганнарын табу мөмкин булмады, солдат Россошка мемориаль зиратына җирләнде. Әмма Владимир Яковлев солдатның туганнарын эзләүне Зәйгә әйләнеп кайткач та дәвам итте. “Хәтер вахтасы”н башлап йөрүчеләр ярдәме белән ул Степан Конохов турында хәбәрне Soldat.ru сайтына урнаштыртып, туганнарын эзләүне дәвам итте. Әлеге сайт аша эзләүләргә ил буйлап волонтерлар да кушылды. Һәм менә 13 мартта без сайтта солдатның кызы табылуы һәм волонтерлар аша аның әтисе турында истәлекләрен белүгә ирештек, - дип сөйли “Гвардия” отряды җитәкчесе Виктор Никифоров.

   Soldat.ru сайтында Степан Коноховны белгән кешеләрнең, якташларының фикерләре дә урын алган. Ә иң кызыклысы, әлбәттә, солдатның 78 яшьлек кызы Серафима Конохова истәлекләре. Без аны газета укучыларыбызга тәрҗемә итеп тәкъдим итәбез:

“1941 елның 23 июнендә минем әтием - Конохов Степан Терентьевич сугышка китте, миңа ул вакытта бары өч яшь иде. Без сугыш чорында оккупацияләнгән Смоленск өлкәсендә яшәдек һәм әтидән сугышка киткән көннән алып бер хәбәр дә ала алмадык. Аның истәлеккә сугышка кадәрле фотосы да калмады, немецлар барысын да яндырып бетерде. Әти сугышка киткәндә әнигә балаларны сакларга, бигрәк тә мине - бәләкәй Симаны күз уңыннан җибәрмәскә кушып калдырган була. Әни безне фашистлар тарафыннан оккупацияләнгән авылда да җәберләтүләргә юл куймыйча саклый алды. Сугыштан соң Александр абый Калининда ФЗОда укыды һәм, шунда өйләнеп, безне дә әни белән үз янына алдырды. Әни 1943 елда әтинең хәбәрсез югалуы турында мәгълүмат алды. Без кайда гына, нинди генә архивларга язып карамадык, барысыннан да “хәбәрсез югалган”, дигән җавап кына алдык. Соңгы шундый җавап 2008 елда килде. Әни 1984 елда үлде, абыебыз Александр 2011, апам - 2011 елда якты дөньядан берәм-берәм китеп бардылар. Мин әтинең табылуы  турында яхшы хәбәрне ирештерүчеләргә бик рәхмәтлемен, ул чорларны искә алу бик тетрәндергеч, күз яшьләре аша гына бирелсә дә, бу юлы мин шатлыктан еладым. Кызганыч, әни генә бу хәбәрне ишетә алмый китеп барды. Чөнки сугыштан соңгы елларда билгесез югалган солдатларның гаиләләренә аеруча авыр булды, бик күп нахак сүзләр ишетергә туры килде, пленга бирелгәндер, дигәннәрен дә ишеттек. Әмма без әтиебезнең пленга бирелүенә ышанмадык, чөнки сугышның беренче көннәреннән илне, гаиләсен якларга үз теләге белән чыгып киткән кеше бит ул. Без һәрвакыт аның батырларча һәлак булуын сизеп яшәдек.”

Рәхмәт хатында Тверь шәһәре полиция бүлегенә, солдат гаиләсе яшәгән авыл районы администрациясенә, Зәй шәһәре эзтабарлар отрядына рәхмәт сүзләре җиткерелә. Серафима Степановна әтисен тапкан кешеләр белән шәхсән аралашырга теләк белдергән. Шуны истә тотып, быел “Гвардия” отряды әгъзалары чираттагы казу эшләренә баргач, 30 апрельдә Россошка мемориаль зиратында солдат кабере янында Серафима ханым, аның оныклары белән очрашырга исәп тоталар. Биредә үк солдатның документлары тантаналы төстә туганнарына тапшырылачак, әгәр дә теләкләре булса, солдатның сөякләрен үзләре белән алып китү мөмкинлеге дә тудырылачак, ди Виктор Никифоров.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России