Әлмәтне су баса диярсең...
Әлмәттә яшәүчеләр яңгыр сулары канализацияләре тыгылу сәбәпле ишегалдындагы тротуарны су басудан зарланалар.
«Халык контроле»нә бер әлмәтле әнә шундый язма юллаган.
Ленин урамындагы 123, 125 нче йортлар ишегалды йөзеп чыга алмаслык күлгә әйләнгән. Бу әлеге йортларда яшәүчеләргә зур кыенлык тудыра.