Зәй укучылары - призер
Чаллыда XI сыйныф укучылары арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер!” Бөтенроссия фестиваленең республика туры тәмамланды. Анда 45 районнан командалар катнашты. Безнең район данын яклаган 10 укучы – И. Емекеева, А. Егоров (3нче мәктәп), Ю. Лопатина, Э. Иванов (7), Ю. Белышева (Сәвәләй), Р. Шәвәлиева (татар гимназиясе), Г. Хәсәнова, И. Солтанов (4), И. Варламов, А. Хаджаев (6) йөгерү, сикерү, йөзү, пневматик коралдан ату буенча көч сынашты. Нәтиҗәдә безнең команда призерлар арасына кереп, кубок һәм грамота белән бүләкләнде. Ә татар гимназиясе укучысы Рамилә Шәвәлиева 2 километрга йөгерү һәм урыннан сикерү буенча шәхси беренчелектә өченче урын алды.