Зәйдә шәхси пилорама янды
Янгын куркынычсызлыгы хезмәте хәбәр итүенчә, кичә төнлә Зәйнең Мирный бистәсендә зур янгын чыгуы турында мәгълүмат алына. Ут сүндерүчеләр урынга килеп җиткәч, Шоссе урамындагы шәхси пилорама түбәсе януын күрәләр, тиз арада ялкын телләренә каршы көрәш башлана, утның күрше корылмаларга да күчү куркынычы була. Оператив чара күрү нәтиҗәсендә башка корылмаларга зыян килми, янгында сәламәтлегенә зыян килүчеләр юк. Хәзерге вакытта ут чыгу сәбәбен ачыклау эше бара.