Добавить новость
World News



Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Айга кырын карама

23 апрель (шимбә). Рәҗәб аеның 16 нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 20.15 сәгатьтә калка, 5.11 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 14.47 сәгать.
 
Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәләрне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзләргә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы. 
 
Петрушка дәвалый (1)
 
Йөрәк авыртудан шешенгәндә, көненә 2 тапкыр яртышар стакан петрушка тамыры төнәтмәсен эчәләр: 1 аш кашыгы вакланган тамырны 1 стакан суда төнәтәләр һәм сөзәләр. Әмма бөердә нефрит булганда, болай дәваланырга ярамый. Йөрәктә хроник коронар җиткелексезлек, зәгыйфьлек булганда, яшел петрушканы гел ашап йөрергә кирәк. 1 аш кашыгы вакланган петрушка тамырын һәм үләнен дүрттән өч стакан кайнар суда берничә сәгать төнәтеп, сөзәләр, көненә 4 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1-2 шәр аш кашыгы эчәләр.
 
24 апрель (якшәмбе). Рәҗәб аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 21.17 сәгатьтә калка, 5.38 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 14.52 сәгать. 
 
Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөерләр, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага  бару,  массаж ясату,  ач тору,  төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин. 
 
Петрушка дәвалый (2)
 
Бөерләрендә оксалат ташлар булганнарга мөмкин кадәр күбрәк петрушка яфрагы ашарга кирәк. Эч чәнчегәндә, гастрит (югары кислоталы), метеоризм, простатит интектергәндә, 2 аш кашыгы петрушка үләнен яки тамырын термоста 1,5 стакан кайнар суда 5 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 4 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1-2 шәр аш кашыгы эчәләр. Үт кудыру өчен, көненә 3 тапкыр 2-3 әр аш кашыгы орлык төнәтмәсе эчү файдалы: 0,5 чәй кашыгы петрушка орлыгын кайнатып суытылган 2 стакан суда 8-10 сәгать төнәтәләр, сөзәләр. Йөкле хатыннарга петрушка ашарга ярамый.
 
25 апрель (дүшәмбе). Рәҗәб аеның 18 нче көне. 18 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Укчы йолдызлыгында, 23.12 сәгатьтә калка, 6.09 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 14.56 сәгать.
 
Үткән көнгә бирелгән киңәшләр саклана.
 
Бал йөрәкне ныгыта
 
1әр стакан яңа сыгылган чөгендер, кишер, керән согына 1 стакан бал, 1 лимон согы кушып, бал эреп беткәнче болгаталар, суыткычта саклыйлар. Көненә 3 тапкыр, ашарга 1 сәгать кала, 2 шәр чәй кашыгы кабалар. Ашаганнан соң исә тигез микъдарда кушылган төелгән әстерхан чикләвеге һәм бал (1-2 чәй кашыгы) кабу файдалы, чикләвекле балны 2-3 көнгә генә җитәрлек итеп әзерләү яхшы, озаграк торса, ул әчи һәм тәмсезләнә.
 
26 апрель (сишәмбе). Рәҗәб аеның 19 нчы көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 23.12 сәгатьтә калка, 6.48 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.01 сәгать.
 
Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.
 
Кишер согы
 
Эч кипкәндә, геморрой булганда, ач карынга 1 стакан  кишер согы эчәләр, сабый балаларга аны иртән һәм кичен 1әр аш кашыгы бирәләр. Азканлылык, авитаминоз, бөер ташы авыруы, хроник гастрит булганда, матдәләр алмашы бозылганда да кишер согы файдалы. Стоматит булганда, аның белән авызны, ларингит вакытында тамакны чайкыйлар. Ютәлләгәндә, тавыш карлыкканда бал кушылган кишер согын көненә берничә тапкыр 1әр аш кашыгы эчәләр.
 
27 апрель (чәршәмбе). Рәҗәб аеның 20 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 23.50  сәгатьтә калка, 7.33 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.05 сәгать.
 
Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә.
 
Бөтнек сихәте
 
1 аш кашыгы вакланган бөтнек яфрагын 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, һәр 3 сәгать саен 1әр аш кашыгы эчәләр: гастрит, колит булганда, бавыр һәм үт куыгы авыруларын дәвалау өчен, салкын тигәндә, ютәлләгәндә, нервлар какшаганда, эч чәнчегәндә, күңел болганганда, йөрәк авыртканда файда бирә. Тел кытыршыланганда, бөтнек яфрагын изеп, телгә ышкыйлар.
 
28 апрель (пәнҗешәмбе). Рәҗәб аеның 21 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 0.01 сәгатьтә калка, 8.27 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.09 сәгать.
 
Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу,  табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяклар зәгыйфь. 
 
Үкчә ярылганда
 
Йоклар алдыннан суганны вак угычтан уып, ике катлы марля кисәгенә җәяләр, үкчәгә куялар, бинт белән урыйлар, полиэтилен пакет киеп йоклыйлар. Иртән үкчәдәге калын тире йомшарган була, аны пемза белән кыралар, аннары  кишернең майлы сыгынтысын сөртәләр: 100 грамм кишерне вак угычтан уып, ярты литрлы пыяла банкадагы көнбагыш маенда 10 көн караңгы җылы урында тоталар, аннары сөзеп, суыткычта саклыйлар. Төнгелеккә үкчәгә каймак сылап яту да файдалы.
 
29 апрель (җомга). Рәҗәб аеның 22 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 0.43 сәгатьтә калка, 9.29 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.14 сәгать.
 
 Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара.  Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. Тырнак кисәргә, операция ясатырга киңәш ителми.
 
Челтәрле коймак
 
0,5 литр кефир, 0,5 чәй кашыгы сода, 2 йомырка, тәменчә тоз һәм шикәр, он, кайнар су кирәк.  Кефирга сода кушып, яхшылап болгаталар. Тоз, шикәр, йомырка, куерганчы он өстиләр, туглыйлар. Әкрен генә кайнар су агызып, камырны сыек каймак куелыгына җиткерәләр, майлы табада пешерәләр.  

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России