Хатынын үтергән элеккеге полиция хезмәткәре ирегеннән мәхрүм ителмәде
Татарстан югары суды 37 яшьлек Ренат Гыйззәтуллинга карата чыгарылган хөкем карарын үзгәрешсез калдырды.
Тукай районы Эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең элеккеге урынбасары әлеге ир-ат мәҗбүри дәвалану өчен психоневрология диспансерына озатыла.
Әмма бу карар белән килешмәгән үтерелгән хатынның кыз туганы югары инстанциягә шикаять белдерде. Югары суд моңа кадәрге карарны үзгәрешсез калдырды.