Зәй юлында тагын авария
Бүген Чаллы - Зәй – Әлмәт юлында тагын бер авариядә кеше гомере өзелде. Автомобиль юлының Федот авылы янәшәсендәге урында "Лада-Гранта" машинасы "Ниссан-Альмера" белән бәрелешеп, беренче машинадагы хатын-кыз һәлакәт урынында ук үлде. Тагын өч кеше авыр хәлдә Түбән Кама дәваханәсенә озатылды. Тулырак мәгълүмат соңрак, тикшерүләр нәтиҗәсеннән соң, билгеле булачак.