Югары уку йортларына документлар 20 июньнән кабул ителә башлый
- Тиздән бердәм дәүләт имтиханнары тәмамлана, барлык югары уку йортлары абитуриентлардан документларны 20 июньнән дә соңга калмый кабул итә башларга тиеш, - дип белдерде бүген брифингта республика мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов. Быел республикада 15 мең 867 укучы мәктәпне тәмамлый. Аларның 188е - Зәй районы мәктәпләрен тәмамлаучы. Хәзерге вакытта Татарстанда 29 югары уку йорты исәпләнә, шуларның 16сы - дәүләтнеке. Моннан тыш, республикада вузларның 32 филиалы белем бирү эшчәнлеге белән шөгыльләнә, аларның 21е – дәүләтнеке. Быел Татарстан территориясендәге югары уку йортларына керү өчен 16 мең 56 бюджет урыны каралган, шуларның 124е – дәүләтнеке булмаган вузларда. Абитуриент укырга керү өчен гаризаны күп дигәндә 5 вузга тапшыра ала. Һәркайсында конкурста катнашу мөмкинлеге булган белгечлекләр һәм әзерлек юнәлешләре саны 3тән артмаска тиеш.