“Техно” заводында янгын куркынычсызлыгы дәресе үтте
Зәй районы янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре гадәттән тыш хәлләр хезмәте белән берлектә “Техно” заводы базасында хезмәткәрләр өчен янгын куркынычсызлыгы буенча шөгыльләр үткәрде. Бу объектта янгын чыгу куркынычы зур, ул кызган һәм эретелгән әйберләр булуы белән аңлатыла. Шунлыктан шөгыльләр икегә бүлеп – теориядә һәм практикада үткәрелде.
Башта хезмәткәрләргә предприятиедә янгын куркынычсызлыгы таләпләре , шулай ук янгын чыккан очракта нишләргә кирәклеге аңлатылды. Аннан алынган белемнәр завод территориясендә практикада ныгытылды, шартлы рәвештә чыккан “янгын” утсүндергеч, янгын краны, янгын гидранты ярдәмендә сүндерелде.
Мондый уку-өйрәнүләр объектларда ут чыгу куркынычын киметә, ә хезмәткәрләр үз чиратында янгынны башлангыч стадиядә сүндерүд буенчы күнекмәләр алды.