Студентлар җәйне озатты
Музыка көллияте студентлары янә "мөгез" чыгарды.
Музейда музыка» проекты бездә инде берничә ел уңышлы гына тормышка ашырылып килә. 2012 елда Әлмәт музыка көллияте һәм Туган якны өйрәнү музее әлмәтлеләрне рухи яктан баету, төбәк тарихы белән таныштыру өчен менә шундый күңелле проект булдырган иде. Һәр айның икенче сишәмбесендә музыка көллияте студентлары музейда нинди дә булса чара оештыра. Күптән түгел тамашачыларга Питрау көненә багышланган әдәби- музыкаль композиция тәкъдим ителде.
Питрау бәйрәме яки Петр һәм Павел көне - керәшен татарлары һәм христиан диненә караган бөтен милләтләрнең зур бәйрәме ул. Питрау – ул җәйнең нәкъ кыл уртасына туры килә. Бу көнне тереклек һәм үсемлекләр дөньясында үзгәреш чоры башлана, көн уртасында кошлар сайраудан туктый. Бу көнне җыеп киптерелгән кыр чәчәкләре барлык авырулардан файдалы диләр. Сәхнә дә яшеллек темасында бизәлгән иде. Табигать биргән сый-нигъмәтләр, чәчәк-үләннәр, себерке җыюлар, учак артында утырулар – бар да тамашачыны җылы җәй киченә алып кереп китте.
Питрау иң элек яшьләрне кавыштыру көне дә саналган, яшьләр ул төнне болында, кырда, урман аланында күңел ачып үткәргәннәр, төрле уеннар уйнаганнар. Бу «Кояш каравыллау » дип аталган. Тамаша барышында да җыр-биюләр белән бергә төрле уен, ярыш- бәйгеләр үткәрелде. Иң кульминацион вакыт – «Питрау чибәрен» сайлау.
Кичәне оештыручы Илгизә Бакиева иде. Музыка көллиятен быел тәмамлаячак кыз үзенең диплом эшенә Питрау бәйрәмен сайлаган. Милләте буенча татар булса да, керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен якын итүен яшерми ул. Кечкенәдән үк алар тарихы белән кызыксынып яшәгән кыз ниһаять үзенең зур хыялын тормышка ашырган – сәхнәгә ул керәшен татарлар бәйрәмен алып чыккан. Артисларны да озак сайларга туры килгән. Көллияттә талантлы студентлар күп булса да, башка уку йортында белем алучыларны да җәлеп иткәннәр.
Кичәгә Сарман районында танылган «Игәнә» халык җыр ансамбле дә килгән иде. Питрауны кечкенәдән бәйрәм итеп үскән картлар өчен яшләргә үз белгәннәрен җиткереп калу, Питрау җырларын башкару, әлмәтлеләр белән аралаша алу үзе бер сөенче.
Питрау бәйрәмен һәм керәшен татарлары гореф-гадәтләрен карап утырган тамашачы әлеге җылы кичәгә шат булды. Тарихны китаптан укып белгәнче, бер тапкыр сәхнәдән карап истә калдыру күпкә кызыграк бит. Мондый файдалы театральләшкән композицияләр тагын күрсәтелер әле. «Музейда музыка» проекты кысаларында без янә сәләтле студентларны күрә алырбыз, аларның чыгышлары белән хозурланырбыз.
Филүзә Хәмидуллина.