Әлмәт җитәкчесенә 50 мең сум штраф салганнар
Ни өчен?
ЖЭУ-13 директорын йортларны тиешенчә карап тормаган өчен җәзалаганнар – ул 50 мең сум күләмендә штраф түлиячәк. Тикшерү барышында әлеге районда бик күп хилафлыклар табылган. Фәхретдин урамындагы берничә йортта чүп вакытында түгелмәгән, кайбер подъездларда тәрәзә пыялалары ватылган, подъезд түшәмнәре ишелгән булган.