Добавить новость
World News



Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Әлмәтнең иң яхшы мәчетләре билгеле

Районыбыз һәм шәһәребез мәчетләре арасында аларның ни дәрәҗәдә төзеклеген, чисталыгын ачыклау максатыннан беренче тапкыр уздырылган “Иң яхшы мәчет” бәйгесенә 28 августта имамнар җыелышында нәтиҗә ясалды.

Рухи нигезебезгә кайтуның бер чагылышы булган мәһабәт мәчетләребез белән бүген без чын мәгънәсендә горурлана алабыз. Чыннан да, мәчетләребез – күзләребезне куандырып, тирә-ягыбызны бизәп торучы корылмалар. Аларда халкыбызның чал тарихы, шатлыгы, хәсрәте, рухи мәдәниятебезнең бай сәхифәләре чагылыш тапкан.

Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәтенең җирле хакимият һәм “Әлмәт таңнары” газетасы белән берлектә уздырган әлеге бәйгедә катнашкан мәчетләребез үзләрен күрсәтә алды. Бәйге нәтиҗәләрен игълан иткәнче имамнарга мәчетләрнең торышын чагылдырган фотослайд күрсәтелүе урынлы булды.

– Гомумән алганда, мәчетләрнең торышы канәгатьләнерлек хәлдә, - дип билгеләп үтте Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов. – Кызганычка каршы, чүп үләне басып киткәннәре, койма-капкалары кырылып беткән, манаралары кыйшайган, айлары сынганнары, я булмаса мәчет ихатасында гөрләп печән үскәннәре дә очрамый калмады. Шундыйлардан Урсалбаш, Сөләй, Шарлама, Бишмунча, Ирекле, Техснаб, Колшәрип, Кичүчат мәчетләрен атап китәргә була.

Районыбыз һәм шәһәребез мәчетләре арасында төзеклеге белән аерылып, әллә каян манаралары белән үк үзенә тартып торучылары, ихатасында аллы-гөлле чәчәклекләре,  чисталыклары белән җәлеп итүчеләре дә булу сөендерә, әлбәттә. Кайбер мәчетләр төзек, чиста булсалар да, мәчетләренең исеме язылган алтакталары булмау, яки андагы язуларның күренмәве белән игътибарны үзенә җәлеп итте. Кайберләре мәчет ихаталарында балалар өчен махсус мәйданчыклар да булдырган. Мәсәлән, Нурсала, Нәдер авылы мәчетләрендәге мондый мөмкинлекләр башкалар өчен үрнәк булырлык. Нәдер, Түбән Мактаманың “Марс”, Колшәрип авылы мәчетләре ифтар ашлары яки башка дини мәҗлесләр өчен махсус урыннар – ифтарханәләр булдырган, чатырлар кордырган. Югары Мактама авылы һәм Түбән Мактаманың “Нурлы”, шәһәребездәге “Зиннур”мәчетләренә кергәч, һич кенә дә чыгасы килми. Биредәге күз явын алырлык аллы-гөлле чәчәк түтәлләренә, мәчет ихатасындагы чисталыкка, тәртипкә, төзеклеккә сокланмый мөмкин түгел. 

Бәйге нәтиҗәләренә килгәндә, райондагы мәчетләр арасында Түбән Мактаманың “Нурлы” мәчете белән Югары Мактама авылы мәчетенә тиңнәр табылмады. Алар  – “Иң яхшы район мәчете” номинациясендә беренче урынны яулады. Мәмәт, Нәдер, Габдрахман авылы мәчетләренә икенче урын бирелде. Тайсуган, Елховой авылының 1 нче мәхәллә, Кәләй станциясе мәчетләре призлы өченче урынга чыкты. 

 “Иң яхшы шәһәр мәчете” исеменә “Зиннур” мәчете лаек дип табылды. “Мәдинә” һәм Р. Фәхреддин исемендәге үзәк җәмигъ мәчетләре икенче һәм өченче урынны бүлеште. Район башлыгы киңәшчесе Флүс Гарипов гыйбадәтханәләр турында кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен  имамнарга рәхмәтен белдерде.

– Бәйге узды да китте дип уйламагыз. Без мәчетләребезнең торышына һәрдаим игътибар итәргә тиеш. Гыйбадәтханәләребезнең төзеклеге, чисталыгы турында гел кайгыртып торыйк, - дип, ул киләчәктә дә әлеге юнәлештә максатчан эшләүләрен теләде. Призлы урыннарга ия булучыларга Әлмәт муниципаль район Советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатлары, мөхтәсибәт дипломнары һәм акчалата премияләр тапшырылды.

Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: “Аллаһ тәүбә итүчеләрне һәм чисталык саклаучыларны ярата”. Барлык мәчетләребез дә әнә шул чисталыкка ирешсен иде.

Ландыш ГЫЙМАЕВА

Автор фотосы

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media









103news.com — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 103news.com.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.

Другие популярные новости дня сегодня


Новости 24/7 Все города России



Топ 10 новостей последнего часа



Rss.plus


Новости России







Rss.plus
Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России