Хөрмәтле ветераннар, өлкән буын вәкилләре!
Өлкәннәр көне уңаеннан иң җылы, эчкерсез котлауларны кабул итегез.
Бүген без кадерле кешеләребез – әти-әниләр, әби-бабайлар, өлкән буын вәкилләре алдында бурычлы булуыбызны аеруча кискен тоябыз. Бөтен көчегез, белемегез, тәҗрибәгезне биреп, тәрбияләп үстергәнегез өчен сезнең алда түбәнчелек белән баш иеп, рәхмәт әйтәбез. Сәнәгать, социаль өлкә, авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән өлешегезне яхшы аңлыйбыз һәм югары бәялибез. Сез безнең өчен зирәклек, ныклык, кыюлык, оптимизм үрнәге булып торасыз. Нәкъ менә шушы бәяләп бетергесез кешелек сыйфатлары уртак максатларга ирешүгә, буыннар бердәмлеген ныгытуга ярдәм итә. Күпләрегез бүген дә, авыруларга баш имичә, актив тормыш алып бара: иҗтимагый берлекләр әгъзасы булып тора, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә катнаша, иҗат, спорт белән шөгыльләнә.
Районда өлкәннәрне яклау буенча максатчан эш алып барыла. Елдан-ел социаль ярдәм ныгый, ветераннар оешмалары, сәламәтлек үзәкләре уңышлы эшләп килә, аеруча мохтаҗ бер төркем өлкәннәргә кайнар аш оештырыла.
Безнең бурыч – бергәләп өлкәннәрнең яшәешен тагын да сыйфатлы, күпкырлы, тулы, алар күңеле булырлык итү. Сезнең алда җаваплы булуымны аңлап, без алга таба да тормышны җиңеләйтү, аны лаеклы итү, кайгыртуны тоярлык итү өчен тырышачакбыз.
Район үсеше өчен сезнең куйган хезмәтегез бәяләп бетергесез. Моның өчен зур рәхмәт сезгә. Балаларыгыз һәрчак кайгыртып, игелекле гамәлләре белән сөендереп торсын.
Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, гаилә җылысы, күтәренке кәеф, иминлек телим.
Р. Г. Кәримов,
район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы.