Базарлы Матакның Яшьләр урамында төзелүче паркта брусчатка җәю эшләре төгәлләнеп килә
Базарлы Матакның Яшьләр урамында төзелүче паркта брусчатка җәю эшләре төгәлләнеп килә.
Әлеге парк халык социаль проектлары республика конкурсында отылган грант акчасына һәм район средстволарына төзелә. Биредә Советлар Союзы Герое һәм Социалистик Хезмәт Герое исемнәренә лаек булган райондашларыбыз истәлегенә мемориаль корылмалар урнаштыру да күздә тотыла. Паркта брусчатка җәю инде төгәлләнүгә бара. Биредә кул хезмәте сорый торган җир тарату эшләре күп әле. Шуңа да район җитәкчелеге бу күләмле эшләрне хезмәт коллективлары белән өмәләр үткәреп башкаруны оештыра. Паркның төп эшләрен октябрь ахырына төгәлләү бурычы тора. Шулай итеп, тиздән район үзәгендә халык яратып йөрердәй тагын бер ял урыны булачак.