Кырымтатарлар ялгыз пикетларга чыккан өчен хөкемгә тартыла
![Кырымтатарлар ялгыз пикетларга чыккан өчен хөкемгә тартыла](https://gdb.rferl.org/56091AF2-CB83-4B5A-98A7-C077F0A07CBA_w800_h450.jpg)
18 декабрь Кырымда ике ай элек ялгыз пикетлар уздырган кырымтатарларга карата мәхкәмә утырышлары башланды. Аларга карата административ эш ачылган, әлегә уннан артык эш каралып, һәрберсенә унар мең сум күләмдә штраф салынган.