Русия паралимпиячеләре Пхенчханда нейтраль әләм астында чыгыш ясаячак
![Русия паралимпиячеләре Пхенчханда нейтраль әләм астында чыгыш ясаячак](https://gdb.rferl.org/9B59BC0F-CC90-4DFD-B82A-9EE030E1498F_cx0_cy7_cw0_w800_h450.jpg)
Русия паралимпиячеләре 2018 елда Көньяк Кореяның Пхенчхан шәһәрендә узачак Паралимпия уеннарында катнашу хокукы алды. Ләкин алар да нейтраль әләм астында гына чыгыш ясаячак. Бу хакта Халыкара паралимпия комитеты хәбәр итә.