"Наҗар Нәҗми – татар белән башкортны якынайткан олпат зат иде"
5 февраль – Башкортстан һәм Татарстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗминең туган көне. Быел аның 100 еллыгын Башкортстанда зур концерт, Дүртөйледә һәм туган авылы Миңештедә очрашу, искә алу кичәләре белән билгеләп үтәчәкләр. Казанда искә алу кичәсе үткәрү каралмаган.