Татарстан туграсы көнендә активистлар Бауман урамында чара уздырды
![Татарстан туграсы көнендә активистлар Бауман урамында чара уздырды](https://gdb.rferl.org/B928C8A9-07B9-4A65-9842-C5C94A04742A_cx0_cy23_cw93_w800_h450.jpg)
"Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары Татарстан туграсы кабул ителгән көнгә багышлап Казанның Бауман урамында үзенең инде гадәткә кергән чарасын уздырды. Алар республика туграсы сурәте төшерелгән биш мең әләм һәм Татарстан флагы төсендәге тасмалар таратты.