Абыстайлар татар теле язмышы өчен борчыла
![Абыстайлар татар теле язмышы өчен борчыла](https://gdb.rferl.org/8F6CDCC7-7847-4C07-85A0-BC6851E6C32A_cx6_cy10_cw95_w800_h450.jpg)
Казанның "Ярдәм" мәчетендә абыстайларның "Киләчәгебезне ничек күрәсез?" исемле җыенында телне саклау кирәклегенә зур әһәмият бирелде. Йөзгә якын абыстай катнашында сәгать ярым барган чарада татар телен, татар милләтен саклап калу юллары барланды.