"Азатлык" татар яшьләре берлеге Гаяз Исхакыйның җәсәден Казанга кайтаруны таләп итә
"Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзамов Татарстан хөкүмәте бинасы каршына ялгыз пикетка чыкты. Ул республика президентыннан Гаяз Исхакый җәсәден Казанга кайтаруны һәм әдипнең тууына 140 ел тулуны зурлап үткәрүне таләп итте.