Казан һава аланына төшкәндә Cessna очкычының көпчәкләре бозылган
Казан халыкара һава аланында Барселонадан кайткан бер хосусый очкыч төшеп утырганда аның арткы көпчәкләре бозылу сәбәпле дистәләп очкычның төшеп утыруы яки очып китүе кичектерелде. Бу турыда "Интерфакс"ка һава аланында хәбәр иткәннәр.