WSJ: Трампның адвокатлары тикшерүне тәмамлау турында килешергә тырыша
АКШ президенты Дональд Трампның адвокатлары Русиянең 2016 елда АКШтагы президент сайлауга тыкшынган булу мөмкинлеген тикшерүче махсус прокурор Роберт Мюллер белән шәһадәтлек шартлары турында килешергә тырыша. Моны, үз чыганакларына таянып, The Wall Street Journal хәбәр итә.