Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе 80ләп шикаять килүен белдерде
![Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе 80ләп шикаять килүен белдерде](https://gdb.rferl.org/318e2162-0890-42f7-86eb-182059ed14b6_tv_w800_h450.jpg)
Башкортстан Үзәк сайлау комиссисе узган президент сайлауда республикада төрле тавыш бирү урыннарыннан 80ләп шикаять килүен хәбәр итте. Республика башлыгы Рөстәм Хәмитов, 18 ел хакимияттә булган Владимир Путинның тагын алты елга президент булып сайлануына бәя биреп, "кешеләр хакимиятнең җыелган мәсьәләләрне чишүне дәвам итүен тели", диде.