"Сөтне сатып алу бәясе түбән. Авылларны бетермәкчеләр"
Бүген Татарстандагы күпләгән авыллардагы шәхси хуҗалыклардан сөтне 11-14 сумнан җыялар, былтыр бу вакытта кимендә 18 сум булган. Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов республика халкы пальма маен һәм коры сөтне ашап бетермичә шәхси хуҗалыклардан сөт алу бәясе күтәрелмәячәк дип белдерә.