Уфада Боден күле өстендәге очкыч һәлакәте корбаннарын искә алдылар
Бүген Башкортстанда 2002 елның 2 июлендә Германиянең Боден күле өстендәге очкыч һәлакәте корбаннарын искә алдылар. Диспетчер хатасы белән ике очкыч бәрелешендә һәлак булган балаларның ата-аналары Уфаның көньяк зиратында җирләнгән балаларының каберләренә чәчәкләр салды. Ул фаҗигадә барлыгы 71 кеше, шул исәптән 52 бала һәлак булган иде.