Керәшен Раштуасы: чиркәүдә яшьләр арта, руханилар җитми
![Керәшен Раштуасы: чиркәүдә яшьләр арта, руханилар җитми](https://gdb.rferl.org/D214EAC7-BD61-4F07-A7E7-9C99AC77A34B_cx0_cy9_cw0_w800_h450.jpg)
Керәшен татарлары Раштуа бәйрәмен билгеләде. Казанда аларның бердәнбер гыйбадәтханәсе - Тихвин чиркәвенә йөздән артык кеше җыелды. Быел дини йолага яшьләр дә күп килде. Ә менә руханиларга кытлык күзәтелә. Телебез чиркәүдә генә калды, диючеләр дә бар.