Бәйсез кырымтатар театры тамашачыга беренче спектаклен күрсәтте
23 гыйнвар "Алтын бишек" бәйсез кырымтатар театры Кизләүдә "Беш дакъкъа нефес" ("Биш минут сулыш") спектаклен күрсәтте. Бу яңа театрны кырымтатар дәүләт театрыннан ризасызлык белдереп киткән актерлар оештырды.