Яңа бистә зиратында Остазлар көнендә Көньяк Африка мөфтие дә катнашты
2 май Казанның Яңа бистә зиратында Остазлар көне чарасы үтте. Быел анда татар руханилары, зыялылары белән бергә Көньяк Африкадан килгән мөфти дә катнашты. Ул үзенең остазы Шиһабетдин Мәрҗани рухына дога кылырга килгән.