Mash телеграм-каналы баш мөхәррире тентүләр турында сөйләде
![Mash телеграм-каналы баш мөхәррире тентүләр турында сөйләде](https://gdb.rferl.org/6E2AEEDF-6233-4A03-9009-4A2BD1CEEFF3_w800_h450.jpg)
Mash телеграм-каналы редакциясендә тентүләр узды. Хокук саклау оешмалары хезмәткәрләре берничә компьютерны алган, документларны тикшергән һәм хезмәткәрләрне сорау алуга алып киткән дип хәбәр итә каналның баш мөхәррире Максим Иксанов.