Миңнеханов көзге чакырылышта армиядән азат итүнең барлык очракларын тикшерергә кушты
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов көзге чакырылыш вакытында татарстанлыларны армия хезмәтеннән азат итүнең барлык очракларын тикшерергә һәм аларга хокукый бәя бирергә кушты. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Читать дальше...