Айрат Фәррахов медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру кирәклеге турында әйтте
(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Бүген, 1 апрельдә, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов Татарстанда сәламәтлек саклау темасына туры эфир үткәрде. Туры эфирда ул медицина хезмәткәрләре хезмәт хакларының җитәрлек дәрәҗәдә булмавы турында белдерде. «Минемчә, пандемия кысаларында түләүләр тәмамланганнан соң, без ничек тә дәүләт тарафыннан табибларның җәмгыятьтәге ролен яңадан бәяләү мәсьәләсенә әйләнеп кайтачакбыз. Медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакы югарырак булырга тиеш. Иртәгә яңа инфекция... Читать дальше...