Россиядә ковидтан вафат булучылар саны гыйнвар максимумына җитте
(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). Россиядә ковидтан вафат булучылар саны гыйнвар максимумына җитте - 601 очрак теркәлде. Илдә коронавирустан вафат булучыларның гомуми саны 132 064кә җитте. Коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр итүенчә, узган тәүлектә Россиянең 85 төбәгендә коронавирус йоктыруның 20 393 очрагы теркәлгән. Пациентларның 15,3 процентында авыруның клиник билгеләре булмаган. Мәскәүдә 7 916 кеше авыру йоктырган, 1 772 кеше хастаханәдә ята. 98 кеше вафат булган.