Думага сайлау вакытында Татарстанда 19 тапкыр техник төзексезлек очрагы теркәлгән
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау барышында Татарстанда 19 техник төзексезлек очрагы теркәлүен әйтте. «Өч көн эчендә системада 19 тапкыр техник төзексезлек теркәлде. Электр көчәнеше артып китү сәбәпле, экрандагы төсләр үзгәреп алган, бер камера эшләвеннән туктаган булган һ.б. Һәр участокта икешәр камера куелган. Мондый хәлләр гадәти күренеш», — диде ул Бердәм матбугат үзәгендә. Читать дальше...