Ковидка каршы яңа вакцина сыный башлыйлар
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Коронавируска каршы «Бетувакс-КоВ-2» вакцинасының клиник сынаулары октябрьдә башлана. Алдарак «Татар-информ» Сәламәтлек саклау министрлыгы әлеге препаратны куллануга рөхсәт бирде дип язган иде. Сынауларның ике фазасын да киләсе елның 31 августына кадәр төгәлләргә планлаштыралар. Сынауларда Санкт-Петербургта һәм Пермьдә яшәүче 170 кеше катнашачак, дип хәбәр итә «Сколково» фонды. «Вакцинада генетик материал, артык антиген йөкләнеш, өстәмә консервантлар, стабилизаторлар һәм органик булмаган адъювантлар юк... Читать дальше...