Путинның дусты Геннадий Тимченко үзен сугыш тарафдары дип санамаска куша
Русия миллиардеры һәм аның хатыны Европа берлеге чикләүләрен шикаять итә. Аларның юристы Европа берлеге түрәләренең “Тимченко Volga Group инвестиция оешмасындагы һәм “Россия” банкындагы элемтәләре ярдәмендә Русия икътисадына үз өлешен кертте”, дигән белдерүен кире кага.