Казан мәчетләрендә өстәмә камералар куюга каршы чыккан имам вазифасыннан киткән
![Казан мәчетләрендә өстәмә камералар куюга каршы чыккан имам вазифасыннан киткән](https://gdb.rferl.org/4E8AC224-EEDE-496B-8EAE-0965F20775EA_cx9_cy7_cw84_w800_h450.jpg)
Казанның "Миргазиян" мәчете имам-хатыйбы Габдрәүф Зәбиров вакытыннан алда вазифасыннан азат итүне сорап Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинга гариза язган. Эштән китү теләген ул сәламәтлеге сәбәпле дип аңлаткан.