Башкортстан башлыгына намзәтләр башкорт телен өйрәнергә вәгъдә итә
![Башкортстан башлыгына намзәтләр башкорт телен өйрәнергә вәгъдә итә](https://gdb.rferl.org/E6868EC1-2E4A-4DF5-BC25-21F1A25C0A8E_cx0_cy13_cw95_w800_h450.jpg)
Җәмәгать эшлеклесе Рәмилә Сәитова Башкортстан башлыгы вазифасына намзәт итеп теркәлгән Иван Сухаревны (ЛДПР намзәте), Владимир Кобзевны (“Русия пенсионерлар фиркасе”), Владимир Барабашны (“Ватандашлар көче”), һәм Юрий Игнатьевны (“Гадел Русия”) теркәү карарларын гамәлдән чыгару таләбе белән Башкортстан югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Бу намзәтләр теркәлгәндә башкорт телен белүләрен документаль рәвештә расламады ди ул.