Төркия хакимияте Әнкараның Сүриядәге һөҗүмен тәнкыйтьләгән өчен 24 кешене кулга алды
![Төркия хакимияте Әнкараның Сүриядәге һөҗүмен тәнкыйтьләгән өчен 24 кешене кулга алды](https://gdb.rferl.org/D7FF12D8-F92D-4078-96D3-EE5598A62D18_w800_h450.jpg)
9 октябрьдә Сүрия төньягында сугыш чаралары башлаганнан соң, Төркия йөзләгән кешегә карата тикшерү оештырган. Социаль челтәрләрдә хакимият карарларына каршы язучыларны "ялган мәгълүмат таратуда" гаеплиләр.