Башкортстанда "Туган телемә йөз адым" проектына татар китаплары кертелмәгән
![Башкортстанда](https://gdb.rferl.org/B8882A5F-5B29-4DFA-9E5D-1E8FF1B12FA7_cx0_cy3_cw0_w800_h450.jpg)
Башкортстанның Зәки Вәлиди исемендәге республиканың милли китапханәсендә "Туган телемә – йөз адым" дигән чара игълан ителде. Китап укырга өндәүгә багышланган әлеге проектта йөз китап арасында татар телендә берәү дә юк.