Татарстанда 2019 елгы планның 97 проценты күләмендә торак файдалануга тапшырылган
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 2 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 97 проценты дигән сүз. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
ТР Дәүләт торак фонды инвестицион программасы буенча 2019 елда барлыгы 7 мең 838 фатирлы 165 йорт төзү планлаштырылган. 29 ноябрьгә булган мәгълүматлар буенча, статистика органнарына 96 йорт буенча хисап биргәннәр.
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры хәбәр иткәнчә, төзелә торган күпфатирлы инвестицион торак йортларның (32 объект) барысы да югары әзерлек дәрәҗәсендә.
План йөкләмәләрен үтәүгә җитди өлеш керткән муниципаль берәмлекләр арасында Казан шәһәрен, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч һәм Тукай районнарын атап үтәргә мөмкин, дип искәртте Ирек Фәйзуллин.
Шәхси торак төзелешенә килгәндә, барлыгы 7 мең 638 объект сафка бастырылган.