«Казан» халыкара аэропортын Габдулла Тукай тематикасында бизәү буенча эшли башладылар
(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда иҗади берләшмәләр һәм дизайнер агентлыклары, шулай ук ТР Туризмны үстерү үзәге һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты вәкилләре Габдулла Тукай исемендәге «Казан» аэропортының аэровокзал комплексын бизәү буенча үз идеяләре белән уртаклашты. Бу турыда Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Алар арасында Тукай портреты барельефын урнаштыру, автор әкиятләре геройларыннан торган арт-объект булдыру һ.б. идеяләр бар иде. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча очрашуда әйтелгән фикерләрне исәпкә алырга һәм киләсе утырышта формалаштырылган концепцияне тәкъдим итәргә килештеләр. Шулай ук концепция буенча иҗтимагый фикер алышулар үткәрү күздә тотыла.
Оештыру комитеты Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты тарафыннан оештырылган Казан аэропортын бизәүдә Тукай исемен визуальләштерү буенча иҗади эшләр бәйгесен хуплады. Конкурска декабрь аенда нәтиҗә ясау күздә тотыла.
«Казан» һәм «Бигеш» халыкара аэропортларын бизәү эшләрен оештыру буенча Республика комитетының чираттагы утырышын Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин үткәрде.