Авыл хуҗалыгы министрлыгында Чистайның иң яхшы комбайнчылары бүләкләнде
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Чистай районының иң яхшы комбайнчылары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүләкләрен алды. Бу турыда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.
10 декабрьдә Чистай районында район башлыгы Дмитрий Иванов районның иң яхшы комбайнчыларына — «Иң яхшы комбайнчы — 2019» республика конкурсында җиңүчеләргә акчлата сертификатлар тапшырды.
Район дәрәҗәсендә конкурста җиңүчеләргә 35 мең сумга сертификатлар тапшырылды.
«Быелгы һава торышындагы кыенлыклар район игенчеләренә югары нәтиҗәләргә ирешүгә комачауламады. Һәр комбайнчы урып-җыюны уңышлы тәмамлауга үзеннән өлеш кертте. Районның 8 кешесе «Иң яхшы комбайнчы — 2019» конкурсында җиңүче дип танылды. Комбайнчы хезмәте гади генә эш түгел, ул зур тырышлык таләп итә һәм аны яратып башкарырга кирәк», — диде район башлыгы.
Шуны искәртеп узабыз, «Иң яхшы комбайнчы» республика конкурсы июль аенда игълан ителгән иде. Республиканың иң яхшы комбайнчыларын ачыклау өчен Министрлык хезмәткәрләре тарафыннан даими мониторинг алып барылды. Уракта катнашучылар турындагы мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында басылып барды һәм бөтен урып-җыю кампаниясе дәвамында яңартылып торды.
Быел конкурс комиссиясе Татарстан Республикасында иң күп күләмдә иген суктыру һәм чаптыру күрсәткечләре буенча республика һәм район дәрәҗәләрендә 500 җиңүчене билгеләде.