Уфада «Нефтехим тәҗрибә заводы» яна
![Уфада «Нефтехим тәҗрибә заводы» яна](https://tatar-inform.tatar/attachments/11fc0f01500d2c597c9cffd2bcafbcfc965b72af/store/crop/0/85/800/449/780/440/d6b92fe1763454175ca57d22db3ac9bab5afc06342b1e55b56e024acd3f5/0101.jpg)
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Бүген иртән Уфада «Нефтехим тәҗрибә заводы»ның өч катлы җитештерү корпусында янгын турында хәбәр янгын сүндерү-коткару хезмәтенең диспетчер пультына Мәскәү вакыты белән 4 сәгать 55 минутта килгән. Ул әле дә дәвам итә. Бу хакта «Башинформ» Башкортстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе башлыгы Марат Латыйповка сылтама белән хәбәр итә.
«Хәзерге вакытта «Нефтехим тәҗрибә заводы»нда янгын бара. 250 литрлы мичкәдә җиңел кабына торган сыеклыкларга ут капкан. Мичкәләрдән әлеге сыеклык ага, башка савытларга ут кабу куркынычы бар», - диде Латыйпов. - Анализ өчен һава үрнәкләре алынды, әлегә рөхсәт ителмәгән матдәләр артуы теркәлмәде».
Аның сүзләренчә, янгын сүндерүгә 23 берәмлек махсус техника һәм 50 кеше җәлеп ителгән. Көч һәм чаралар югары, өченче янгын рангы буенча эшли.
Пычраткыч матдә үрнәкләрен алу өчен Башкортстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең 1 лабораториясе җәлеп ителген.
«Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Эвакуация үткәрелмәде. Янгын сәнәгать зонасы территориясендә бара, якында торак йортлар юк. Башка җитештерү биналарына ут таралу куркынычы бар», - дип өстәделәр Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә.